

Махсус хәрби операциядә катнашучылар алган түләүләр еш кына аларның гаиләләре өчен бердәнбер керем чыганагы булып тора. Күпләренең хәләле кечкенә бала белән декрет ялында, кредитлар, ипотека түләүчеләр дә бихисап. СВО башланганнан соң баштагы айларда түләүләр белән бәйле проблемалар күп булса да, соңгы айларда бу система җайга салынды дияргә була. Ләкин юк-юк та хәл итәсе мәсьәләләр чыгып тора.
Мәсәлән, Регина исемле ханым республика җитәкчелегеннән мобилизацияләнгән иренә ярдәм итүләрен сораган. Тормыш иптәшенең яралану һәм дәвалану тарихы турында сөйләгән. Ханым әйтүенчә, ире белән сәер хәл килеп туганлыктан аларның гаиләсе тиешле түләүләрне ала алмый икән.
“Ирем 28 сентябрьдә мобилизацияләнде. Октябрьдә, хәрби әзерлек үткән вакытта аягы яраланды, - дип язган ул. - Аңа хәрби госпитальдә оперция ясадылар. Декабрьда авыруы буенча 30 көнгә отпускка җибәрделәр. 20 гыйнварда Вольсктан Самара өлкәсенә күчерделәр. Аннары чире буенча тагын 30 көнлек отпуск бирделәр. Нәтиҗәдә, февральдә ул Самарага юлланды, медкомиссия үтте һәм аны “яраклы” дип таптылар.
Февраль азагында иремне СВОга җибәрделәр. Менә шул вакыттан иң сәере башлана да инде – аны бер хәрби частька дә беркетмәгәннәр. Ул беркайда да исәптә тормый. Аптырагач, ирем хәрби комендатурага мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булды. Анда аның нинди хәрби частька каравын ачыклый башладылар. Тәүлек буе ачыклый торгач, бу хәлнең очына чыга алмый, барыбер СВОга озатканнар. Вольск җитәкчелеге белән элемтәгә чыгып, сөйләштем: алар ирегезне Самарага тапшырдык диләр, ә Самарада “без беркемне дә частьларга беркетмибез” диләр.
Менә бер айлап инде ирем СВОда. Аны һаман бер частька да беркетмәгәннәр. Гыйнвар, февраль өчен хезмәт хакы алмады. Инде март бетте. Бу ай өчен дә алмый. Ә безнең ике кредит, кечкенә балабыз бар. Акча күргәнебез юк.
Бу хәлләрнең очына чыгарга ярдәм итегез, зинһар. Кайда гына мөрәҗәгать итмәдем, кул генә селтиләр. Әлеге вакытта ирем белән элемтә дә юк. Аның кайда, нинди хәлдә икәнен дә белмим...”
Регинаның зарларына битараф калмаслар, бу сәер хәлгә ачыклык кертелер дип ышанып калабыз.