

Уфа шәһәре хакимияте 2023 елның 9 маенда “Үлемсез полк” акциясе үткәрелмәве хакында хәбәр итә. Бу карар хәвефсезлек турында фикер йөртүдән федераль дәрәҗәдә кабул ителгән.
Сугыш ветераннарын искә алуның йөреш форматын үзгәртергә тәкъдим ителә. Вариантларның берсе – автомобильчеләр өчен “Үлемсез полк” үткәрү. Шулай ук һәркем үз герое турында сөйләү өчен үзенә уңайлы булган ысулны сайлый ала: мәсәлән, ветеранның сурәтен автомобильгә, киемгә яки бейджикка урнаштырырга була, шулай ук социаль челтәрләрдә аватарларга да шушы фотоны куярга мөмкин.
Җиңүчеләрнең фотосурәтләре, шул исәптән, узган елларда “Үлемсез полк онлайн” проектына җибәрелгәннәре дә, бар ил буенча экраннарны һәм медиа-фасадларны бизиячәк.
Фото: api.rbsmi.ru