Җәмгыять
19 апрель 2023, 13:30

"Асфальт булыр дип өметләнмибез дә инде, һичьюгы комташ түшәсеннәр иде..."

Тарказылар аһ-зарына кем колак салыр? Ярмәкәйләр, юлларыгыз ни хәлдә?

"Асфальт  булыр дип өметләнмибез дә инде, һичьюгы комташ түшәсеннәр иде...""Асфальт  булыр дип өметләнмибез дә инде, һичьюгы комташ түшәсеннәр иде..."
"Асфальт булыр дип өметләнмибез дә инде, һичьюгы комташ түшәсеннәр иде..."

Яз җитте. Язгы җылы көннәр белән авыл урамнары да кардан ачылды. Сер түгел, республика районнарында яхшы, каралган, тәртипкә китерелгән юллар белән беррәттән асфальт салынмаган, хәтта комташ күрмәгән юллар да бихисап. Алар – үткенчеләр өчен дә, машиналар өчен дә бер газап. Бу атнаның дүшәмбесендә “Алло, “Өмет” тыңлый” рубрикасына Ярмәкәй районы Тарказы авылыннан 76 яшьлек Ильяс Шәйдуллин шалтыратты һәм үзен борчыган соравын җиткерде.

 - Авылда без яшәгән Гагарин урамында юлның нык начар булуына борчылып шалтыратам, - диде ул. – Урамыбызда 8 йорт. Асфальт булыр дип өметләнмибез дә инде, һичьюгы комташ түшәсеннәр, грейдер кертсеннәр иде. Шул да җитәр иде. Ә бит карьер бер чакрым гына читтә! Машина табып, комташ алып килсәләр, ягулык өчен үзебез дә түләр идек. Урамда яшәүчеләр барысы да пенсионерлар. Үткән елны күрше әбине шөпшә чакты, “ашыгыч ярдәм” машинасы урамга керә алмады. Әби мәрхүм булды. Чүп-чар түгә торган контейнерга барып җитү – үзе бер бәла. Бәлки, бу мәсьәләне, “Өмет” тә булышса, бергәләп хәл итә алырбыз?

    Ильяс абыйның соравына ачыклык кертик дип, районның Тарказы авыл биләмәсенә шалтыраттык. Эшләр белән идарә итүче Рим Әюп улы Гагарин урамындагы юлга кагылышлы хәлне болай дип аңлатты:

 - Ильяс абый яшәгән урам – сазлыклырак як. Анда күпме генә комташ түшәсәң дә, ул сеңеп бетәчәк. Проблеманы хәл итү юлы түгел бу. Аннары бу урамны тәртипкә китерер өчен аны башта рәсмиләштерергә кирәк. Бу урамга ике яклап кереп була. Юлны ремонтлау эшләре башланса, шуның бер “ветка”сыннан керәчәкләр. Ләкин кайчан рәткә китерә башларлар, төгәл генә әйтә алмыйм. Район хакимиятендә бу хакта тулырак мәгълүмат бирерләр димен. Чүп-чар түгә торган контейнерга килгәндә исә, ул проектка ярашлы куелды. Иң башта, кая урнаштыру турында сүз чыккач, “монда куймагыз, чүп-чар безгә оча”, “исе килә” дигән сүзләр булды. Проектка ярашлы урнаштырган идек, тагын риза түгелләр. Ләкин ничек кенә булса да, юлны тәртипкә китерә алсак, чүп-чар контейнерына барып җитү дә проблема булмас дип уйлыйм.

     Ильяс абыйның соравына җавап алу өчен үтенечен хат рәвешендә район хакимиятенә юлладык. Җавап көтеп калабыз.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас