Җәмгыять
18 апрель 2023, 10:37

Пенсия яшендәгеләр өчен шәп яңалык!

24 апрельдән башлана.

Пенсия яшендәгеләр өчен шәп яңалык!Пенсия яшендәгеләр өчен шәп яңалык!
Пенсия яшендәгеләр өчен шәп яңалык!

Быел “Башкортстанда озын гомерлелек” республика проектын финанслау ике тапкырга арттырылган - ул 48 млн сумга кадәр җиткән. Димәк, өлкән яшьтәге 20 мең кешегә Башкортстан буйлап сәяхәткә йөрү мөмкинлеген биреләчәк.

Бу программада катнашучылар -  55 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар һәм 60 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар үзебезнең төбәк буенча көнлек бушлай сәяхәт кылып, туган якның табигате һәм истәлекле урыннары белән таныша алалар.

Вәгъдә ителгәнчә, “Башкортстанда озын гомерлелек” кысаларында Белоруссиягә сәяхәтләр оештырыла. Беренче тур 24 апрельдә башлана.

Мондый тур 8 көнлек, ул Уфадан Минскига очуны һәм кире кайтуны, яшәү, ашау, экскурсия программаларын үз эченә ала. Бу сәяхәтләр инде түләүле, чыгымнарның бер өлешен республика компенсацияли – һәр катнашучыга 15 мең сум бүленә.

Валерий Шахов фотосы.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас