Җәмгыять
18 апрель 2023, 09:15

Космоска җыеналар

Республикадан ике кандидат бар.

akspic.ruakspic.ru
Фото:akspic.ru

Башкортстанның ике вәкиле космонавтлыкка кандидат була ала. Сүз бер егет һәм кыз турында бара, алар үз хыялларына барырга теләк белдергәннәр. Аларның исемнәре әлегә билгеле түгел.

- Кыз - очучы булып эшли, егет вертолет училищесында укый, - дигән Русия космонавтика республика федерациясе башкарма директоры Сергей Плюхов.  - Космонавтлар отрядына эләгү өчен әзерләнергә кирәклеген аңларга кирәк, һәм космоска очар алдыннан да озак әзерлек бара, ун елга кадәр вакыт узарга мөмкин, [Космонавтика федерациясенең Башкортстан бүлеге рәисе, очучы — космонавт Михаил] Корниенко менә 14 ел чиратны көткән. Бүгенге көндә Башкортстаннан ике кеше космонавт булырга зур теләк белдерә. Беренче чиратта кыз, чөнки ул инде күптән оча, егеткә әле очарга кирәк, ул әле өйрәнә генә.

Плюхов билгеләп үткәнчә, әгәр кандидатларүз планнарын үзгәртмәсә, Башкортстанда яңа космонавтлар барлыкка киләчәк. Әлегә безнең республикадан реаль космонавт берәү генә, ул космоска әзерлекне үткән, әмма оча алмаган, чөнки “Буран" программасын япканнар.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас