

Башкортстанда елга навигациясе старт ала. Традиция буенча ул 25 апрельдән башланачак. Бакчачыларга уңайлы булсын өчен, 21 апрельдән Уфада биш елга аша чыгу урыны эшли башлаячак. Ә 2 майда Уфада «Дуслык монументы» причалында елга навигациясен ачу тантанасы була. Үзенең Телеграм-каналында республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Клебанов хәбәр иткәнчә, сезон ачылу хөрмәтенә 2 майда Дуслык Монументында авиашоу узачак. Бәйрәм 14.00 сәгатьтә башлана.
Бу көнне «Мостай Кәрим» дип исемләнгән дүрт палубалы пассажир елга теплоходы керү планлаштырыла.
Шулай ук 2 майда Уфа причалына дүрт палубалы «Александр Пушкин» лайнеры һәм ике палубалы «Башкортостан» теплоходы якынлашачак. Агыйдел елгасы өстендә навигацияне ачу тантанасы кысаларында Первушино аэродромының авиация төркеме авиашоу күрсәтәчәкләр.