Җәмгыять
17 апрель 2023, 08:47

"Матуркай" килмәгән

Уфада "интим-хезмәтләр" игъланы буенча шалтыратып, 25 мең сум акчасын югалткан.

"Матуркай" килмәгән"Матуркай" килмәгән
"Матуркай" килмәгән

 

Уфа шәһәре буенча 8 нче полиция бүлегенә 23 яшьлек кеше мөрәҗәгать иткән. Егет интим-хезмәтләрдән файдаланырга уйлаганда акчасын югалтуын сөйләгән. Ул өенә кызлар чакырырга теләп, интернет аша игълан эзләгән. Ошаганын тапкач, күрсәтелгән номер буенча шалтыраткан һәм заказ биргән. Әмма берникадәр вакыттан соң аның белән компаниянең хезмәткәре элемтәгә чыгып, 25 мең сум күләмендә акча җибәрергә күндергән, имеш «матуркай» түләгәннән соң гына аның янына киләчәк. Егет төне буена күз йоммыйча көткән, әмма аның янына беркем дә килмәгән. Шуннан соң инде ул полициягә барырга уйлаган.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас