Җәмгыять
16 апрель 2023, 07:41

Илләребез тыныч булсын

Бүген Башкортостан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров республикада яшәүче православие динен тотучыларны Пасха белән котлады.

Илләребез тыныч булсынИлләребез тыныч булсын
Илләребез тыныч булсын

"Республикабыз сугышчылары бүген дә Ватаныбызны яклыйлар, батырлык күрсәтәләр, миллионлаган кешеләргә тыныч тормыш кайтаралар. Без аларның исән-сау өйләренә кайтуларын телибез. Без барыбыз да бер сафта. Республика халкы безнең геройларга посылкалар җибәрә, табиблар һәм шәфкать туташлары яраланганнарның гомерләрен коткара, төзүчеләр җимерелгән шәһәрләрне торгыза. Республикабызның дин тотучылары һәрвакыт традицион кыйммәтләргә тугрылык, тынычлык сөючәнлек, дин тотучанлык һәм хезмәт сөючәнлек белән аерылып торалар. Дәүләт һәм дини оешмалар арасындагы ачык диалог киләчәктә дә гражданлык тынычлыгын ныгытуга, җәмгыятебезнең бердәмлегенә ярдәм итәр дип ышанам. Язгы Пасха бәйрәме безнең өйләргә тынычлык, мәхәббәт, өмет һәм яхшылык белән керсен. Барысына да чын күңелдән ныклы сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим!" дип язылган котлауда. Чыганак:glavarb.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас