

Росгидромет докладына ярашлы, якын киләчәктә климат үзгәрүе (2030 елларга кадәр) яшәешнең бар тармакларына тәэсир итәчәк. Мәсәлән, хезмәт базарына тискәре тәэсир итүе көтелә.
Инде бүген үк без табигать күренешләре һәм казалары аркасында эш вакытлары югалуын күреп торабыз. Киләчәктә бу күренешнең ешаюы һәм масштабы артачак кына. Экстремаль һава торышы, мәсәлән, эсселек, акыл һәм физик хезмәт җитештерүчәнлеген киметәчәк. Бу процесс, әле җитмәсә, төрле чирләр эпидемияләре белән дә (мәсәлән, КОВИД-19) яный.
Парник газларын кыскарту кирәклеге икътисадка шактый үзгәрешләр кертәчәк. Атап әйткәндә, нефтькә, газ һәм күмергә сорау кимиячәк, ә бу исә ягулык-энергетика секторында мәшгуль булучылар өчен хәвеф тудырмый калмый.
Белгечләр Идел буе федераль округы икътисадының төрле тармаклары өчен климатик үзгәрешләрнең нинди хәвеф белән янавын бәяләгән. Башкортстан да шунда керә. Мөгаен, безнең төбәк өчен киләчәктә корылык гадәти күренешкә әверелер, дип исәпли белгечләр. Һава торышының җылынуы һәм елның җылы мизгелендә явым-төшемнең кимүе сәнәгатькә көчле тәэсир итәрдер. Моның янгын очраклары артуына китерүе мөмкин, бу исә газ һәм нефть табу өчен өстәмә хәвеф тудыра. Эсселек ТЭС энергоблокларын суыту өчен кулланыла торган суның температурасы артуга да китерәчәк, бу да хәвеф тудыра. Торак-коммуналь хезмәтләре өлкәсенә дә борчу артачак: кышларның җылына баруы биналар конструкциясенең тиз тузуына китерә, димәк, аларны тәртиптә тоту өчен чыгымнар да артачак. Җәен күпкатлы йортларда яшәүчеләр эсселектән иза чигәчәк.
Ләкин Росгидромет белгечләре климатның җылынуында уңайлы яклар да булуын билгели. Мәсәлән, кышкы температураларның күтәрелүе уҗым культураларына яхшы тәэсир итәчәк, ә алар бар уңышның яртысы чамасын тәшкил итә. Кояшлы көннәрнең артуы шулай ук кояш электр станцияләре үсешенә яңа перспективалар ача, димәк, җылыту мизгеле кыскарачак. Әйткәндәй, Башкортстан, Ырынбурның кайсыбер районнары белән берлектә, яңадан барлыкка китерелгән энергетиканың үсешенә өмет итә ала. Бу территориядә унбиштән артык кояш электр станцияләре уңышлы эшләп килә.
Фото: meteorb.ru