

Республикабызда махсус хәрби операциядә катнашучыларга теләктәшлек йөзеннән оештырылган "Башкортстан язы" патриотик концертлары дәвам итә. 12 апрельдә Миякә районында зур ихласлык белән үткән шундый чара - халык патриотизмының чираттагы акциясе. Анда район хакимияте вәкилләре, башкаланың һәм районның сәнгать осталары катнашты. Без, "Өмет"челәр дә, матур чарада булдык.
Күркәм чара Миякә район мәдәният йорты фойесында патриотизм, хәрби хезмәткә хөрмәт, туган илгә мәхәббәт темасын яктырткан күргәзмә белән ачылды. Туган илне яклаганда һәлак булган якташлар истәлеген мәңгеләштерү максатыннан оештырылган эзләүчеләр отряды әгъзалары урнаштырган экспонатларны кызыксыну белән карап чыктык. Арытабан тамаша залында патриотик концерт дәвам итте. Хәер, анда юлланганчы бик сөйкемле бер апа белән танышык әле.
78 яшьлек Сәвия Фазлыйәхмәт кызы Ганиева –махсус хәрби операциядә катнашып, әлеге вакытта туган авылына кыска вакытлы ялга кайткан Нәфис Ганиевның әнисе. Сәвия апа – 9 бала әнисе. Тормыш иптәше Мөдәрис абый белән 3 улга, 6 кыз балага гомер биргәннәр. Кызганычка каршы, Мөдәрис абый өч ел элек бакыйлыкка күчкән. Әлеге вакытта Сәвия апа Туксанбай авылындагы йортында үзе генә яши. Балаларының һәрберсе үзаллы булып, үз тормышлары белән күркәм тормыш алып баралар.
Ә менә 31 яшьлек төпчеге Нәфис гаилә корырга өлгермәгән әле. Яшь яугир өлешенә махсус хәрби операциядә катнашу сынавы төшкән.
- Улым хәрби операциягә үткән елның сентябрендә китте, - дип сөйләде безгә Сәвия апа. – Балакаем белән сирәк кенә булса да телефон аша хәл-әхвәлләр сорашып тордык, әле менә киткәннән алып беренче тапкыр кыска вакытлы ялга кайтты. Догаларымны укыган саен улыма гомер, тазалык, туган якларга исән-сау әйләнеп кайтуын телим. Күңелләргә тынычлык бирүче ул догаларны улым үзе дә укый. Зарланганы юк. Ходаем газиз баламны саклап йөртүче фәрештәләрен җибәреп торсын, илләр, көннәр тынычланып, шушы сугыш дигән афәтнең беткәнен күрергә язсын иде.
“Башкортстан язы” патриотик концертын тамаша кылырга килгән миякәлеләрне район хакимияте башлыгы Ришат Габдрәшит улы Актуганов сәламләде.
- Һәрвакыт, һәр чорда Русия үзенең гражданнары белән көчле булды, - диде ул. – Илебез тарихыннан күреп торабыз: күпчелек хәл-вакыйгаларның ни рәвешле тәмамлануы еш кына Русия халкының бердәмлеге, аерылгысызлыгы, туган илгә мәхәббәте белән билгеләнә. Бүген дә илебез халкының нык берләшүен күрәбез. Махсус хәрби операция игълан ителгәч, республика халкы ил җитәкчелеге карарын хуплап, Башкортстанда Достовалов, Шәйморатов, Салават Юлаев исемендәге батальоннар төзелде. Алар – илебезне, ирегебезне, бәйсезлегебезне саклаучылар. Без ирекле батальоннар оештыру штабының филиалын ачтык. Аны районыбызның хәрби хәрәкәтләр ветераннары советы рәисе Фидан Баянов җитәкли. Кызганычка каршы, сугыш югалтуларсыз булмый. Махсус хәрби оперциядә катнашып, илебезнең чын патриотлары булуларын исбат иткән якташларыбыз – Айрат Фатыйхов, Айнур Янышев, Фәдис Аллаяров һәм Азат Кадыйров хәзер арабызда юклар. Бу егетләрне чын патриотлар итеп тәрбияләгән әти-әниләр алдында баш иябез, тирән хөрмәтебезне белдерәбез.
“Башкортстан язы” чарасына чакырылган кунаклар арасында Әфган һәм Чечен сугышларында катнашкан яугир, Башкортстанның Җәмәгать палатасы, Бөтендөнъя башкортлары корылтаеның башкарма комитеты әгъзасы, Халыклар Дуслыгы ордены кавалеры Тимерҗан Рәҗәпов та катнашты. Тимерҗан Рәҗәп улы – 2015 елдан алып бүгенге көнгә кадәр гуманитар конвойларны оештыручы. Ул – 55 мәртәбән күбрәк гуманитар ярдәм җыеп, аны Донбасс халкына алып килүчеләрнең берсе. Чыгыш ясап, Тимерҗан Рәҗәп улы махсус хәрби операциянең мөһимлеген, аның ил тарихындагы әһәмиятен, якташларыбызның батырлыгы һәм патриотлык хисләренең көчле булуы турында ассызыклап әйтте.
Район хакимияте башлыгы һәм башка кунакларның чыгышлары СВОда катнашучыларга теләктәшлек йөзеннән җыр-моңнарын бүләк итәргә килгән сәнгать осталары – Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясе җырчылары Рөстәм Шаһыбалов, Салават Мөхәмәдъяров, курайчы Артур Гайсаров, биюче Альберт Ильясовның күркәм чыгышлары белән үрелеп барды. Район мәдәният йортының 300 кешегә исәпләнгән тамаша залы бу көнне туп-тулы иде. Һәрбер чыгышны җылы каршы алдылар, ә Рөстәм Шаһыбалов һәм Салават Мөхәмәдьяров “Шәйморатов генерал” җырын башкарганда, зал аягүрә басты...
Шулай, бердәмлектә – көч! Бергә булганда гына барлык максатларга ирешә, туган илебезгә тугрылыкны арттыра, бәйсезлегебезне ныгыта алабыз.