Җәмгыять
13 апрель 2023, 07:05

Башкала ямьләнә

Уфа шәһәрендә апрель аенда юкәле иң озын  аллея утыртылачак.

freepik.comfreepik.com
Фото:freepik.com

 Уфада  ел саен үткәрелә торган «Яшел Башкортстан»республика акциясе кысаларында барлыкка киләчәк ул.

Акция кысаларында 26 апрельдә Октябрь проспекты буйлап «Шәһәрлеләр аллеясы” н да утырту планлаштырыла.

«Яшел Башкортстан» экологик акциясе республикада 22 апрельдән 13 майга кадәр узачак. Быел аны инде бишенче тапкыр уздырачаклар. Акция барышында 24 мең зур агач һәм 57 меңнән артык башка үсенте утырту планлаштырыла. Оештыручылар сүзләренчә, булачак чаралар нәтиҗәсендә Башкортстанда 64 тематик аллея барлыкка киләчәк.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас