Җәмгыять
13 апрель 2023, 07:00

230 троллейбус чыгачак

2023 ел ахырына кадәр Уфада булачак.

freepik.comfreepik.com
Фото:freepik.com

2023 ел ахырына кадәр Уфа трамвай-троллейбус заводы Минск автозаводы белән берлектә 4 млрд. сумнан артык бәягә 230 троллейбус чыгарачак.

Узган ел Уфа предприятиесе Русия шәһәрләренә белорус машина комплектлары базасында 43 троллейбус җибәргән. Шул ук вакытта завод транспорт җыюга республиканың «Искра», «Автопласт» һәм «Салаватстекло» компанияләрен дә җәлеп итә. 

Минскидан Уфа предприятиесенә машина комплектлары килә. Башлангыч комплектлауга күпере булган буялган кузов керә, ә бу булачак троллейбусның 30 проценты дигән сүз. Уфада машинага двигатель, тарту приводы, компрессор, гидростанция, мәгълүмат системасы, хәвефсезлек һәм янгын сүндерү, штанга тоту системалары урнаштырыла. Һәр троллейбуска 2 км чыбык салалар, бер машинаны җыюга өч көннән биш көнгә кадәр вакыт китә.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас