Җәмгыять
12 апрель 2023, 11:29

Владимир Машков: “Армия тәҗрибәсе кирәк!”

Артистларның уллары армиядә хезмәт итәме?

Владимир Машков: “Армия тәҗрибәсе кирәк!”Владимир Машков: “Армия тәҗрибәсе кирәк!”
Владимир Машков: “Армия тәҗрибәсе кирәк!”

Артистларның уллары армиядә хезмәт итәме?

 

Билгеле актер Владимир Машков улын кечкенәдән үзе дә үткән армия тормышына әзерләгән. Актер армиядә алынган тәҗрибәнең ни кадәр мөһим булуын аңлаган.

Андрей диңгез спецназында хезмәт иткән. Ә анда бик җитди тикшерү аша гына алалар. Армиядән соң Андрей икътисадчы һөнәрен сайлаган.

Юрий Шевчук

Армия хезмәте сәламәтлеге булган һәр ир-егет өчен файдалы, ди җырчы. Улы Петрның армигә баруына ул сәбәпче булган.

Петр диңгез пехотасында хезмәт иткән. Аннан соң юлын музыка белән бәйләгән.

Никита Михалков

Никита Михалков армия хезмәте турында күп яхшы истәлекләр саклый.

Степанны армиягә әзерләп үстерә. Танылган режиссер улы булса да, ул бернинди яклау да көтми. Егетне Ерак Көнчыгышка озаталар. Бик рәхәт булмаса да, түзә егет. Армиядән соң егет бераз кыюрак булып китә

Александр Маршал

Популяр башкаручы Александр Маршалны патриотик рухлы итеп беләбез. Ул Русия Хәрби көчләре бәйрәмнәрендә гел чыгыш ясый. Улы Артемны армиядән алып калу турында уйланмаган да. Ә улы хезмәтен тутырып кайткач, әтисе юлыннан киткән. Алар әтиле-уллы булуларын һичберкемгә сиздермиләр. Әтисе ярдәм итә дип әйтмәсеннәр өчен.

Чыганак: Планета  истории.

Фото: Планета  истории.

Владимир Машков: “Армия тәҗрибәсе кирәк!”
Владимир Машков: “Армия тәҗрибәсе кирәк!”
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас