

Мәктәптә дә кесә калынайту җаен тапкан!
Белорет районара прокуратурасы гаепләү эшен раслады. Ул белем учагы җитәкчесе булган ханыма «ришвәт алу» һәм «вак ришвәтчелек» маддәләре буенча билгеләнде. Бу эш прокуратура тикшерүләре буенча әзерләнде.
«Башинформ»га төбәкнең тикшерү ведомстовосы матбугат-хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, 2018нче ел азагыннан 2021нче елның декабренә кадәр бу ханым хезмәткәрләренә югары пермияләр билгеләгән.
Арытаба аның таләпләре буенча, укытучылар алган премиядән аңа бер өлеш акча күчереп барганнар.
Җинаять юлы белән бу хәйләкәр җитәкче 250 мең сумны үзләштереп өлгергән.
Әмма ул үзенең гаебен танырга таба түгел.
Тикшерү эше дәвам итә.
Уйласаң, уелып китәрлек... Мөгаллим!? Яшь буынга киң мөмкинлекләр кулланып тирән белем, намус, әдәп, әхлак сабаклары бирү эшен һәр хезмәткәреннән таләп итеп, шартлар тудырырга бурычлы мәктәп мөдире шул кырын эшкә бирелсен инде?
Мондый кырын эшне оештыручы мөдирнең соңгысымы икән бу ханым?
Фото: thisnews.ru