Җәмгыять
11 апрель 2023, 16:07

Ил төбәкләре арасында Башкортстан - өченче урында

sobkor02.rusobkor02.ru
Фото: sobkor02.ru

Яшь галимнәргә ярдәм чаралары буенча Русия Федерациясе субъектлары рейтингына йомгак ясалды. Аның нәтиҗәләрен «Бердәм Русия» партиясенең Генераль советы әгъзасы, РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы фән һәм югары белем бирү комитеты рәисенең беренче урынбасары Александр Георгиевич Мажуга тәкъдим итте. Рейтинг кысаларында 2022 елда яшь галимнәргә һәм тикшеренүчеләргә ярдәм итүнең төбәк чаралары буенча РФнең 77 субъектыннан тәкъдим ителгән мәгълүмат анализланды. Яшь галимнәргә төбәк ярдәме күрсәтүнең барлык чаралары буенча җиңүче булып Кемерово өлкәсе (Кузбасс), икенче урынны Новгород өлкәсе, лидерлар өчлеген Башкортстан Республикасы һәм Калуга өлкәсе япты.

"Әлеге рейтингны булдыру идеясе очраклы гына тумады. 2022 елда ил Президенты тарафыннан игълан ителгән фән һәм технология унъеллыгы кысаларында өч төп бурыч билгеләнгән: яшьләрне фәнгә җәлеп итү, галимнәребезнең казанышларын дәүләт һәм җәмгыять бурычларын хәл итү өчен куллану һәм фәнни белемнәрне популярлаштыру. Тикшеренүләр һәм эшләнмәләр секторын кадрлар белән тәэмин итмичә, яңа технологияләр һәм продуктлар булдыру мөмкин түгел, шуңа бәйле рәвештә, «Бердәм Русия» инициативасы белән илебездә яшь галимнәргә ярдәм чараларын билгеләүче закон проекты кертеләчәк. Закон проекты Яңа ярдәм чараларын эшләүгә юнәлдерелгән иде, шуңа күрә безгә хәзерге вакытта Русия төбәкләрендә нинди чаралар барлыгын аңларга кирәк иде. Без аларны анализладык, һәм шулай итеп, яшь тикшерүчеләр өчен фәнни мохитнең җәлеп итүчәнлеген формалаштыруга яңа алымнар эшләүне стимуллаштырдык", диде Александр Мажуга.

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас