

Тула өлкәсенең Щекин районында агач башында акчалар һәм “Вагнер” шәхси хәрби компаниясе медальләре тутырылган сумканы тапкан 9 яшьлек малайны бүләкләгәннәр. Бу хакта район хакимияте башлыгы Александр Гамбург хәбәр итә.
Урындагы властьлар Тимур Бахтиеровны (малайның исеме) “актив гражданлык позициясе, югары ватанпәрвәрлек тойгысы һәм кешеләргә карата битараф булмаган мөнәсәбәте” өчен билгеләгәннәр. Аңа бүләк һәм Почт грамотасы тапшырганнар. Район хакимияте башлыгы малайның әти-әнисенә дә рәхмәт сүзләрен җиткергән.
Апрель башында Соледар штурмында катнашучы агач башында ике йөз мең сум акча, медальләр (шул исәптә “Вагнерның кара тимер тәресе” медале дә) тутырылган пакетын онытып калдырган. Очраклы рәвештә пакетны тапкан малай өлкәннәрдән бу хакта полициягә хәбәр итүләрен үтенгән. Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре пакетны саклауга алган.
“Вагнер” шәхси хәрби компаниясенә нигез салучы Евгений Пригожин табылган наградалар һәм акчаларны кайтарган Тимирны бүләкләячәкмен дип вәгъдә биргән.
Чыганак: lenta.ru, nsn.fm