

Уфа трамвай-троллейбус заводы Белоруссиянең МАЗы белән берлектә 2023 ел ахырына кадәр 4 млрд сумнан артык суммага ким дигәндә 230 троллейбус чыгарачак.
2022 елда Уфа заводы Русия шәһәрләренә Белоруссия машина комплектлары базасында 43 берәмлек электр транспорты җибәрде.
- Ике республиканың Уфа заводы аркасында хезмәттәшлеге җитди мөмкинлекләргә ия. МАЗ 2019 елда УТТЗның стратегик партнерына әйләнде. Бу интеграция көчәя генә бара. Бу ел башында Уфа трамвай-троллейбус заводы Минск заводы белән партнерлык турында зур килешүгә кул куйды. Ул җитештерүне генә түгел, ә сервис һәм дилерлык эшчәнлеген дә күз уңында тота, - дип ассызыклады Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары – Сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры Александр Шельдяев.