

Ульяновскида яшәүче Сергей Костин аерылышырга җыенган хатыны Евгенияга 300 мең сумлык роза бәйләме алган. Бу хакта Евгения социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә хәбәр ителә.
Сергей 3001 роза белән йорт ишегалдына келәм «ясаган». Шулай итеп, ир-ат 16 ел бергә яшәгәннән соң аерылышуга биргән хатыныннан гафу үтенгән.
Иреннән шундый бүләк алган ханым видео белән дә уртаклашкан. «Үзегезне яратырга онытмагыз. Үз гомеремдә бу кадәр роза бүләк иткәннәре юк иде» дип тә язган ул.
"Аерылышу процессы башланганнан бирле, өйдә гел чәчәкләр һәм бүләкләр. Күршеләр аерылышырга җыену хакында белми дә, алар «искиткеч пар» дип безгә соклана", – дигән хатыны.
Евгения белән Сергей Костиннарның өч баласы бар.
Чыганак: intertat.tatar