

Уфада яшәүче 74 яшьлек Флария Парфентьева балачак хыялын тормышка ашырып, инде менә 2 елдан артык балет белән шөгыльләнә.
Биш яшендә ул бер фильмдагы балеринага гашыйк була һәм шуннан башлап үзенең дә балерина буласы килә. Тик язмыш аны башка төрле юлдан алып китә: гаилә кора, балалар үстерә.
Балачак хыялы аны гомере буена озатып килә, ә 72 яшендә Флария ханым балет студиясенә языла. Хәзер ул атнасына дүрт тапкыр күнегүләргә йөри. Алай гына да түгел, Флария Парфентьева Башкорт дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә башка артистлар белән бергә чыгыш ясый.
Афәрин! Хыялны тормышка ашыру беркайчан да соң түгел, иң мөһиме теләк булсын!