

Бүгенге көн республика матбугатында эшләүче бер төркем журналистлар өчен үзенчәлекле булды – башкалабыз Уфадан бераз читтәрәк урнашкан, авыру балаларның һәм зурларның сәламәтлек җәһәтеннән хәлләрен җиңеләйтү максатыннан төзелгән хоспис территориясендә медиа-өмәдә катнаштык.
Әлеге вакытта хоспис бинасы үзе төзелеп беткән, алда аның тирә-ягын төзекләндерү, тәртипкә китерү, чистарту һәм яшелләндерү эшләре тора.
- Объектны июнь азагы-июль башларында файдалануга тапшырачакбыз, - дип сөйләде өмәгә килгән журналистларга “Башгражданстрой” трестының генераль директоры урынбасары Марат Әсхать улы Хәлиуллин. – Әле менә территорияне төзекләндерәбез. Төзелеш чүп-чарыннан тазарту максатыннан өмәләр оештырабыз. Кара балчык алып килеп җәйгәннән соң, агачлар утыртылачак. Территориядә балалар мәйданчыклары эшләү дә каралган. Волонтерларның ял саен килеп ярдәм итүләре бик шатландыра. Алар үткән елның апреленнән алып ярдәмләшәләр. Бүгенге өмәгә барлык субподрядчылар, хакимият, бухгалтерия хезмәткәрләре кушылачак. Барлыгы 150ләп кеше җыелыр дип уйлыйм. Уфалыларның һәрбер ярдәменә шатбыз, бер генә үтенеч бар – ярдәмгә килергә теләүчеләр алдан хәбәр итсеннәр иде. Мондый өмәләр объект тапшырылганга кадәр дәвам итәчәк. Учреждение 60 кешегә исәпләнгән – 20 балага һәм 40 зур кешегә.
Журналистлар медиа-өмәсенә БР Матбугат һәм массакүләм чаралар буенча агентлык җитәкчесе Максим Ульчев кушылды.
- Хосписны тапшырыр алдыннан медиа-өмә оештыру, хоспис территориясен чүп-чардан тазартырга ярдәмләшү бик тә яхшы булыр дип уйладык, - диде ул. – Булачак пациентларны “Китап” нәшрияте продукциясе, гәзит-журналлар белән дә тәэмин итеп торырбыз. Хосписка бүгенге көндә нинди ярдәм кирәк? Нинди файдалы эшләр башкарып була? Халыкка шул хакта аңлату җәһәтеннән без, журналистлар, рупор булып торырга тиешбез.
Бүген без үзебезгә беркетелгән участокны чүп-чардан тазартып, аны капчыкларга тутырып, бирегә киләчәк пациентларга күңелләребездән тазалыклар тели-тели кайтыр якка юлландык.