Җәмгыять
7 Апреля 2023, 05:25

"Ике тау" курорты

Федераль әһәмияткә ия комплекс булачак ул.

"Ике тау" курорты"Ике тау" курорты
"Ике тау" курорты

Башкортстанда "Ике тау" курортын төзүгә 5,6 миллиард сум акча бүленәчәк. Әбҗәлил районында яңа заманча курорт төзү күзаллана. Ул ел әйләнәсенә эшләячәк. Республика Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән "Инвест сәгате"ндә проектны гамәлгә куючы җәмгыятьнең директоры Егор Янков бу турыда сөйләде. Проектка инвестицияләр 5,6 миллион сум булачак дип бәяләнә. Инвестор үзеннән 570 млн сум салачак, 549 миллион сумны "Корпорация Туризм. РФ" җәмгыятеннән алырга исәплиләр, калганнары кредит акчалары хисабына. Проект үзен 8 елдан аклаячак. Корпорациянең бу проектта катнашуы төзелешнең уңышлы тәмамлануына гарантия булып тора. "Ике тау" курорты 10 шәһәр арасында урнашкан, анда 8 миллион халык яши. Магнитогорск шәһәрендә аэропорт булуы бөтен Русиядән туристлар җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк . Шуңа да курортны федераль әһәмияттәге дип атау дөрес булачак. "Безнең илдә мондый курортлар бик аз", - ди Егор Янков. Ул берничә класстерны берләштерәчәк - тау чаңгысы һәм су туризмын. Беренче чиратта 2025 елның декабренә кадәр 25 мең квадрат метр мәйданда аквапарк, 400 номерга исәпләнгән өч кунакханә комплексы, спа- комплекс, рестораннары булган парк зонасы, балалар һәм спорт мәйданнары, шулай ук балалар тау чаңгысы трассасы төзеләчәк. Чыганак: ufa.rbk.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас