Җәмгыять
7 апрель 2023, 05:48

Дроннар куллана башлаячакбыз

   Русия Хөкүмәте премьер-министры Михаил Мишустин Башкортстанда авырлыгы 30 килограммнан артык булмаган пилотсыз очу аппаратларын куллану буенча эксперименталь хокукый режим урнаштыру турындагы карарга кул куйды.

Дроннар куллана башлаячакбызДроннар куллана башлаячакбыз
Дроннар куллана башлаячакбыз

Русия Хөкүмәте премьер-министры Михаил Мишустин Башкортстанда авырлыгы 30 килограммнан артык булмаган пилотсыз очу аппаратларын куллану буенча эксперименталь хокукый режим урнаштыру турындагы карарга кул куйды.

   Документка ярашлы, режим 3 ел дәвамында урнаштырылачак, бу исә очу планын төзергә һәм аларны контрольлек итүче органнарга җибәрергә мөмкинлек бирәчәк.

   Дроннарны үтеп керү авыр булган урыннарга йөк ташу, аэрофото төшерү, шулай ук авыл хуҗалыгы һәм урман хуҗалыгы эшләрендә файдаланачаклар.

Фото: utv.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас