Җәмгыять
6 апрель 2023, 09:50

Ташкын чорын имин үткәрик

Быел ташкын чорында йорт-бакчаларны су басу куркынычы янамый - елга-күлләр контрольгә алынган. 

Ташкын чорын имин үткәрикТашкын чорын имин үткәрик
Ташкын чорын имин үткәрик

Республика сусаклагычларында су күтәрелүнең актив фазасы көтелә. Быел ташкын чорында йорт-бакчаларны су басу куркынычы янамый - елга-күлләр контрольгә алынган. 

Белорет районындагы Тирлән сусаклагычы Тирлән елгасының ясалма сулыгы булып тора. Аны, Урал зонасының башка сусаклагычлары кебек үк, су басудан саклыйлар, моның өчен алдан әзерләнгәннәр.

Урал аръягындагы өч районда  9 сусаклагыч бар: Хәйбулла, Баймак һәм Зилаерда урнашкан. Алар да контрольгә алынган.

Ташкыннарга багышланган бүгенге брифингта РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан Республикасы буенча Баш идарәсе начальнигы урынбасары Владимир Горин да катнашты. Аның сүзләре буенча, быел яз иртә килүе ташкыннарның иртә бетүенә һәм янгыннарның да иртәрәк башлануына китерергә мөмкин. Исегезгә төшерәбез, хәвеф янаган вакытта 112 саннарын җыеп, коткару хезмәтен чакырырга мөмкин.

Брифингта шулай ук Таналык сусаклагычында һәм республикадагы иң зур Павловка сусаклагычында су күтәрелүе үзенчәлекләре турында сүз барды.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас