

Әлеге ил башлыгы Путинның немец телен “су кебек эчүе” турында еш телгә алалар. Бер сорау кызыксындыра – ә СССР җитәкчеләре чит телләрне белгәннәрме?
Зиннәтуллина Ф.
СССРда Ленин дистәләрчә чит тел белгән дип расларга тырышканнар. Хәзер инде бу темага сүз чыкканда, Ленин француз, немец һәм инглиз телен белгән, әмма бик камил булмаган дип баралар.
Сталин исә Советлар Союзы халыкларының берничә телен, шул исәптән үзенең туган грузин телен, тагын да әрмән һәм осетин телләрен белгән дип санала. Моннан тыш, ул янәсе дә немец һәм инглиз телләрен өйрәнергә тырышкан.
Хрущев белән Брежнев чит телләр өйрәнү белән кызыксынмаганнар. Андропов инглиз теле дәресләренә йөргән, әмма аның чит телләр өйрәнүгә сәләте булмаган, диләр. Горбачев та чит телләр белмәгән.
Ельцин, Русиянең беренче президенты булгач, махсус укытучыдан инглиз теле дәресләре алган һәм 150 инглиз сүзен үзләштергән.