

Без яшәгән йорт иске генә. Проблемалар туып, кирәк вакытта шалтыратканда идарә итүче компания хезмәткәрләре, кем әйтмешли, бик селкенеп бармыйлар. Йортта чүпүткәргеч тыгылган, лифт туктап калган, ватылган чаклар да булгалый. Берничә мәртәбә балалар лифтта бикләнеп тә калдылар. Беләсе иде, лифт ватылган очракта аның эшчәнлеген күпме вакыт эчендә җайга салып җибәрергә тиешләр?
Эмма Идрисова.
- Лифт, аның ватылуы турында идарә итүче компаниягә билгеле булганнан соң, бер тәүлек эчендә ремонтланырга тиеш. Бу норма РФ Госстроеның 2003 елның 27 сентябрендәге 170нче карары белән билгеләнгән, - ди бу уңайдан “ЖКХ-Контроль” милли үзәге эксперты Татьяна Текучева. – Чүпүткәргеч тыгылса, ул милекчеләрдән сигнал булганнан соң, 2 сәгать эчендә чистартылырга тиеш. Идарә итүче компаниядән вакытында реакция булмаса, Дәүләт торак инспекциясенә мөрәҗәгать итәргә була. Вазифаларын намус белән үтәмәгән өчен идарә итүче компанияне штрафка тарттырырга, хәтта йорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итәргә мөмкиннәр.