Җәмгыять
6 апрель 2023, 05:40

Мин - күп балалы әти. Пенсиягә иртәрәк чыгарыгыз әле!

Дәүләт Думасында закон проекты әзерлиләр дә бит....

Мин - күп балалы әти. Пенсиягә иртәрәк чыгарыгыз әле!Мин - күп балалы әти. Пенсиягә иртәрәк чыгарыгыз әле!
Мин - күп балалы әти. Пенсиягә иртәрәк чыгарыгыз әле!

Күп балалы әтиләр пенсиягә 3 елга иртәрәк чыга дип ишеттек. Дөресме бу? Шулай була калса, бик шәп булыр иде. Мин дә күп балалы әти.

                        Сәлимов И.

                        Дүртөйле районы.

        Әлеге вакытта Дәүләт Думасында шундый закон проекты эзерләүләре турында язган идек. Аның язмышы ничек булып бетәр – тормыш күрсәтер. Аны “әтиләр роленең, әтиләр җаваплылыгының әһәмиятен тану илдәге социаль-демографик хәлне яхшыртырга булышыр” дигән максаттан чыгып әзерлиләр.

     Күп балалы әтиләрне пенсиягә иртәрәк чыгару идеясенә карата фикерләр төрле. “Нишләп аларга льгота бирелергә тиеш әле? – дип исәпли, мәсәлән, НИУ ВШЭ  проректоры Лилия Овчарова. – Әйтик, берәү алты тапкыр өйләнеп, һәр гаиләдә берәр бала калдырып, алимент түләмәүчеләр армиясен арттырды, ди. Ә андый ир-атлар бездә – 1 миллионлап кеше. Ни өчен андый ирләрне пенсиягә иртәрәк чыгарырга? Тәртипле күп балалы әтиләр башкаларга караганда күбрәк эшли, чөнки аларга зур гаиләне туендырырга кирәк. Бу инициативаны белдерүчеләр бер категория күп балалы әтиләрне икенчеләреннән ничек гадел итеп аерырга кирәклеген тәкъдим итмәгәннәр”.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас