

Автомобиль хуҗаларын ОСАГО полисы сатып алырга мәҗбүр итүнең иң гади ысулы – полиссыз йөргән өчен штрафны арттыру.Әле ул 800 сум тәшкил итә.
РФ Финанс министрлыгы ОСАГОсыз йөргән өчен штрафны күтәрү яклы, дип белдерде Федерация Советында чыгыш ясаганда финанс министры урынбасары Алексей Моисеев.
"Штрафлар белән бәйле хәлләр күптән катлауланды, аңа үзгәреш кертү таләп ителә. Без моны күп тапкырлар тикшердек һәм Финанс министрлыгы, әлбәттә, ОСАГО буенча штрафны күтәрүне хуплады", - дип билгеләп үтте Моисеев. Аның сүзләренчә, ОСАГО полисы булмау, башка юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозулардан аермалы буларак, озайлы дип атала, һәм моны исәпкә алырга кирәк, дип ул.
"Әле ОСАГО полисы булмаган өчен штраф елына бер тапкыр 800 сум тәшкил итә. Ә әгәр закон бозучылар урамда һәр камерага эләккән саен 800 сум түли башласа, штрафларны арттырмаска да мөмкин", - дигән ул.
Штрафны нинди күләмгә кадәр арттырырга була, дигән сорауга җавап биреп Моисеев: "Ул сизелерлек булырга тиеш, бәлки, 5 мең сумга кадәр күтәрергә кирәктер", - дигән.