

Русия депутатлары Дәүләт Думасына һәр елны 1 майдан 9 майга кадәр ял итү турындагы закон проектын керткән.
"Хәзер бу закон проекты төбәкләргә җибәреләчәк, бу проектны алар да хуплар дип өметләнәбез. Һәм май бәйрәмнәрендә барыбыз да рәхәтләнеп ял итә алырбыз», — дип хәбәр итте Дәүләт Думасы рәисе урынбасары Владислав Даванков.
Шул ук вакытта депутатлар Яңа ел каникулларын дүрт көнгә кыскартырга тәкъдим итәләр.
"Кыш бакчага чыгып булмый, эш юк. Халык салатлар ашап өйдә ятудан тиз туя. Ә менә май бәйрәмнәрендә озаграк ял итсәк, бакчада эшләү, туган-тумачалар белән дә очрашу мөмкинлеге булыр иде", - дигән В.Даванков.
Яңа ел каникулларын кыскартып, май бәйрәмнәрен озайтуга сез ничек карыйсыз?
Фото: latifundist.com