Җәмгыять
5 апрель 2023, 09:50

Хаклар арта шул

Яшәү өчен күпме акча кирәк?  

freepik.comfreepik.com
Фото:freepik.com

Республикада  товарлар һәм хезмәтләр җыелмасының бәясен атадылар. Росстат агымдагы елның февралендә ил төбәкләрендә кулланучылар товарларының һәм хезмәтләрнең теркәлгән җыелмасы бәясен бастырды. Күпчелек төбәкләрдә җыелманың бәясе алдагы ай белән чагыштырганда бераз арткан.

Башкортстанда теркәлгән җыелманың бәясе 2023 елның икенче аенда бер айга исәпләгәндә 18 мең 492,9 сум тәшкил иткән. Бу алдагы айга караганда 0,3% ка күбрәк, һәм 2022 елның декабренә караганда 1% ка күбрәк.

Росстат хисабы нигезендә, ил буенча уртача җыелма  бәясе 20 мең  545,3 сум тәшкил иткән, Идел буе федераль округында – 18 мең  455,5 сум. Җыелманың иң югары бәясе Чукотка автономлы округында теркәлгән – 33 мең  808 сум, иң түбәне - Мордовиядә - 17 мең 767,5 сум.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас