Җәмгыять
5 апрель 2023, 09:40

Гөмбә өчен төрмәгә

Иректән мәхрүм итүләре ихтимал.

freepik.comfreepik.com
Фото: freepik.com

Кызыл китапка кергән  үсемлекләрен һәм гөмбәләрне җыйган өчен 9 елга кадәр иректән мәхрүм итәчәкләр. Җинаять җаваплылыгына саксызлык аркасында түгел, ә уйланылып  җинаять кылган өчен җәлеп итәчәкләр.

- Дәүләт Думасы пәнҗешәмбе көнне өченче  укылышта Русиянең Кызыл китабына кертелгән һәм РФ халыкара килешүләре белән саклана торган аеруча кыйммәтле үсемлекләрне һәм гөмбәләрне законсыз җыю һәм юк итү өчен җинаять җаваплылыгын билгели торган законны карарга планлаштыра.

Моның өчен  максималь җәза 1 млн. сумга кадәр штраф белән 6 елдан 9 елга кадәр иректән мәхрүм итү карала. Думаның дәүләт төзелеше һәм законнар комитеты рәисе, кабул ителгән закон авторы Павел Крашенинников аеруча кыйммәтле үсемлекләрне һәм гөмбәләрне юкка чыгару, җыю һәм аларның әйләнеше өчен җинаять җаваплылыгына саксызлык аркасында түгел, ә уйлап җинаять кылганда гына җәлеп итәргә мөмкин, дип белдерде.

Крашенников билгеләвенчә,  Русиянең кайбер төбәкләрендә - бигрәк тә Ерак Көнчыгышта, Алтайда, Кырымда - соңгы елларда Кызыл китапка кертелгән сирәк төр үсемлекләрне юк итү очракларының шактый артуы күзәтелә.

 

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас