Җәмгыять
4 апрель 2023, 15:03

Уфада беренче китап ярминкәсе узачак

26-28 май көннәрендә беренче Халыкара китап ярминкәсе – “Китап-бәйрәме” узачак.

Уфада беренче китап ярминкәсе узачакУфада беренче китап ярминкәсе узачак
Уфада беренче китап ярминкәсе узачак

26-28 май көннәрендә беренче Халыкара китап ярминкәсе – “Китап-бәйрәме” узачак.

 

 Ярминкә берничә мәйданда – Милли музей, Ә.З.Вәлиди исемендәге Башкортстан Республикасы Милли китапханәсендә, М. Акмулла исемендәге БДПУда, шулай ук нәшриятларның һәм китап кибетләренең күргәзмә мәйданнарында узачак.

Совет мәйданы барча халыкны җыясы иң күркәм үзәк булыр.

Ярминкә өч көн дәвам итәчәк. Шул көннәр дәвамында төрле тармакка кагылышлы китаплар сату – күргәзмәләре, осталык сәгатьләре, авторлар белән очрашу, шигырь укучылар бәйгесе, моноспектакльләр, иң яхшы әсәрләр буенча экранлаштырылган фильмнар карау оештырылыр.

Бу хакта Башкортстан Республикасының мәдәният министрының беренче урынбасары Наталья Лапшина БСТ каналының «Сәлам» программасының иртәнге эфирында сөйләде.

Күргәзмәдә милли әдәбият һәм басма матбугат куелачак.

Иң эре нәшриятлар, китап кибетләре, модельле китапханәләр катнашыр. Кунакларның язучылар, рәссамнәр, драматурглар һәм сәнгать осталары белән очрашу мөмкинлеге булачак.

- Бу көннәрдә Денис Мацуевның да фестивале. Ул үзе турында язылган «Жизнь на крещендо» китабының исем туен уздырачак, – диде министрның урынбасары.

Нәшриятлар арасында төрле номинацияләрдә иң яхшы китапка бәйге дә уздырылачак.

– Әлеге вакытта үзебезнең һәм чит илнеке булган күбрәк нәшриятлар катнашсын өчен оештыру эшләре алып барабыз, алар йөзләп булыр дип ышанабыз.

“Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында ачылган модельле китапханәләр эше белән дә таныштырырга уйлыйбыз, – диде Наталья Лапшина.

Мәйданнар 12.00 – 22.00 сәгатьләрдә эшләячәк.

Чараның максаты –  уку гадәтен популярлаштыру,  китап яңалыклары турында сөйләү, патриотик хисләр һәм әхлак тәрбияләү.

Ярминкә Төбәк Башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча уздырыла.

Халыкара китап ярминкәсе – “Китап-бәйрәме”н оештыручылар: Башкортстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Башкортстан Сәүдә министрлыгы һәм Башкортстан язучылар Берлеге.

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас