

Дәүләт Думасы депутаты Елена Драпеко фирмаларга рус теленә тәрҗемә ителмәгән язулар өчен штраф салырга тәкъдим итә.
Чит телләрдәге язуларны рус теленә тәрҗемә итү кирәклеге тиешле закон белән каралган, әмма аны үтәмәгән өчен җаваплылык юк, шуңа күрә штрафлар кертергә кирәк, дип саный Думаның мәдәният комитеты рәисе урынбасары Елена Драпеко. Ул чит телдәге теләсә нинди фирма исеме Русиянең дәүләт телендә кабатланырга тиешлеген ассызыклады.
-Контрольлек итәргә һәм барыбер безнең административ кодекска штрафлар кертергә кирәк. Исемнәр рус теленә чит телдәге фирма исеме кебек үк зурлыкта һәм шул ук хәрефләр белән тәрҗемә ителергә тиеш, - диде Драпеко.
Шулай ук бер үк вакытта оригиналь исем дә, аның тәрҗемәсе дә янәшә булырга мөмкинлеген билгеләде.