

БРИКС (Бразилия, Русия, Һиндстан, Кытай һәм Көньяк Африка республикасы илләре) саммиты 2024нче елны Казанда узачак. Бу чараны үткәрү турында тиешле документка Русия президенты Владимир Путин кул куйган.
Хәтерлисезме, 2015 елда ШОС һәм БРИКС саммиты Уфада да узган иде? Моның өчен башкала бик әзерләнде, юллар, йортлар төзекләндерелде, берничә зур кунакханә салынды.
Ул очрашуда дәүләт башлыклары БРИКС үсеш банкын булдыру һәм Иранның җәмгыятькә күзәтүче буларак кушылуы турында фикер алыштылар. 2020 елда Саммит коронавирус пандемиясе аркасында Санкт-Петербургта видеоконференция форматында узды.