

10 апрельдә Уфада мәктәп укучыларының хокук буенча Бөтенрусия олимпиадасының йомгаклау этабы башлана, анда 287 яшь хокук белгече катнашачак. Чара Уфа Фән һәм технологияләр университетының Хокук институты мәйданында узачак.
Олимпиадада катнашучыларга биремнәрне язма һәм телдән үтәргә туры киләчәк. Язма туры төрле катлаулы дәрәҗәдәге биремнәрне үтәүне үз эченә ала. Катнашучыларга хокук буенча тест биремнәренә бер яисә берничә дөрес җавап сайларга; категорияләрнең туры килүен; хокук буенча кроссворд һәм мәсьәлә чишәргә; тарихи-хокукый актны яисә тарихи документны, әдәби яисә башка әсәрнең текстын (сурәтен), норматив-хокукый һәм башка актларны анализлауга, шулай ук башка язма биремнәрне үтәргә кирәк булачак.
Бөтенрусия укучылар олимпиадасының йомгаклау этабының телдән сөйләм туры - хәзерге хокукның актуаль проблемаларына кагылышлы темага халык алдында чыгыш ясау. Катнашучылар 5 минут эчендә башка катнашучыларның, шулай ук жюри әгъзаларының сорауларына презентациядә тәкъдим ителгән тема буенча җавап бирәчәкләр.
Ярышлар программасыннан тыш, укучыларны экскурсияләр һәм төбәкнең тарихи һәйкәлләре һәм мәдәни мирасы белән танышу, музейларга бару һәм тематик чаралар көтә.
Олимпиаданың көндәлеге Уфа Фән һәм технологияләр университеты сайтында бастырылачак: (https://uust.ru/law-olymp/). Катнашучыларның эшләрен һәм чыгышларын Русиянең әйдәп баручы уку йортларының юристлары бәяләячәк.
Барлык фәннәр буенча олимпиада финалын ачу һәм ябу тантаналары, шулай ук "Педагог һәм остаз елы"на багышланган чаралар беренче тапкыр туры эфирда трансляцияләнәчәк. Ябылу тантанасы “Башкортостан” дәүләт концерт залында узачак. Бөтенрусия олимпиадасының йомгаклау этабы җиңүчеләрен Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров котлаячак.
Фото:cdn.iportal.ru