

Үзбәкстан, Беларусь һәм Иран республикалары белән туры авиарейслар булачак. Бу хакта бүген оператив киңәшмәдә транспорт һәм юл хуҗалыгы министры А. Клебанов бәян итте.
Әлеге вакытта Үзбәкстан белән Башкортстан арасында атнасына өч тапкыр "Ташкент - Уфа", берәр тапкыр "Наманган - Уфа" һәм "Уфа - Сәмәрканд" рейслары эшли
6 марттан "Уфа - Минск - Уфа" маршруты буенча дүрт рейс ясалган. Туры рейстан тыш, анда Мәскәү аша барып була. Май аеннан Уфадан Минскига атнасына ике рейс ясау мәсьәләсе хәл ителә.
Иранның иң эре авиация-туристик холдингларының берсе Башкортстан белән туры авиаэлемтә оештыруда кызыксыну белдерде. Иранның "Махан Эйр" авиакомпаниясе тарафыннан "Уфа - Тегеран" маршруты буенча авиарейс башкару мөмкинлеге дә карала. Моннан тыш, "Уфа – Тегеран" маршруты буенча авиарейс оештыруга «РедВингс» авиакомпаниясе дә кызыксыну белдерә.
Чыганак:pravitelstvorb.ru
Фото: pravitelstvorb.ru