Җәмгыять
2 апрель 2023, 13:35

Ул җиңүче

'"Өмет" гүзәле" конкурсы бара.

Ул җиңүчеУл җиңүче
Ул җиңүче

"Өмет" гүзәле" конкурсы дәвам итеп, март аенда иң күп тавышны Илеш районы сылуы Зәлия Исмәгыйлова җыйды.

Кадер авылында туып-үскән Зәлия Ләис кызы кечкенәдән укытучы булырга тели. Мәктәпне уңышлы тәмамлаганнан соң, тәүдә Уфа күп профильле һөнәри көллиятендә белем ала, арытаба М.Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетында укый.

Бүгенге көндә Зәлия Исмәгыйлова - балаларның яраткан укытучысы. 25 яшьлек мөгаллимә Илеш районы Иске Күктау урта мәктәбендә башлангыч сыйныфларны белем иленә алып керә.

Зәлия буш вакытларында маникюр, прическалар эшләргә оста.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас