

Русия Президенты Владимир Путин Русия Федерациясе гражданнарын армия сафларына чакыру һәм хәрби хезмәттән азат итү турындагы Указга кул куйды.
Быел язгы чакырылыш 1 апрельдән 15 июльгә кадәр барачак, 18 яшьтән 27 яшькә кадәр булган егетләр армия сафларына алыначак. “Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында”гы федераль закон нигезендә Русиядә запаста булмаган 147 мең ир-ат чакырылырга тиеш.
Берничә көн элек Дәүләт Думасының Оборона комитеты рәисе Андрей Картаполов язгы чакырылыш кампаниясе барышында армиягә чакырылганнарны РФнең яңа субъектларына - ДНР, ЛНР, Запорожье һәм Херсон өлкәләренә хезмәт итәргә җибәрмәячәкләрен белдерде.