+20 °С
Болытлы


Быел җәй кайда ял итәргә җыенасыз, дуслар? Кара диңгезгә барырга уйлыйсызмы?
Сочида җәйге ял быел 30% ка кыйммәтләнә, диләр бит әле. Хәзер анда "путёвка" хаклары Дубайга караганда да югарырак. Дүрт йолдызлы кунакханәдә бер атна ял 220 мең сумга төшәчәк, дип исәпләгәннәр туристик агентлыклар. Ә менә Сочиның шундый ук ялы Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә 180 мең генә торырга мөмкин.
Бәяләр быел нык күтәрелә, чөнки Украинада махсус хәрби операция баргач, русиялеләргә Кырым капкасы ябык.