

2023 елның язгы чакырылышында армия хезмәтенә чакырылган барлык срочниклар да Россиядә даими дислокация пунктларында хезмәт итәчәк. Бу хакта РФ Кораллы Көчләре Генераль штабының Баш оештыру-мобилизация идарәсе начальнигы Владимир Цимлянский белдерде, дип хәбәр итә РИА Новости. Цимлянский шулай ук булачак чакырылыш кампаниясе Россия законнары белән билгеләнгән вакытта узачагын ассызыклады. Элегрәк Дәүләт Думасының Оборона комитеты рәисе Андрей Картаполов хәбәр иткәнчә, чакырылучыларны Россиянең яңа төбәкләренә хезмәт итәргә җибәрмәячәкләр. Пәнҗешәмбе, 30 мартта, Россия Президенты Владимир Путин армиягә язгы чакырылыш турында Указга кул куйды. Ул 2023 елның 1 апрелендә башланачак һәм 2023 елның 15 июленә кадәр дәвам итәчәк. Закон нигезендә 147 мең кешене чакыру планлаштырыла. Кампания 18 яшьтән 27 яшькә кадәрге гражданнарга кагылачак. Чыганак: m.lenta.ru