

Башкортстанда яшәүче 370ләп кеше Бөтенрусия бушлай юридик ярдәм көне барышында бушлай хокукый ярдәм алган. Исегезгә төшерәбез, акция республиканың 61 Бушлай юридик ярдәм үзәгендә 29 мартта үтте. Уфада гражданнарны Бушлай юридик ярдәм көне кысаларында Дәүләт Думасының дәүләт төзелеше һәм законнан чыгару комитеты рәисенең беренче урынбасары, Русия юристлар ассоциациясенең Башкортстан бүлеге рәисе Ирина Панькина кабул итте. Ирина Панькина бүген законнар нигезендә кабул ителгән ярдәм чаралары турында сөйләде. Мобилизацияләнгәннәр гаиләләре һәм хәрбиләр үзләре нәрсәгә хокуклары бар икәнлекне аңлатты. Юридик ярдәм күрсәтүче белгечләр гражданнарны иртән үк кабул итә башлаганнар. Мөрәҗәгатьләр төрле өлкәгә кагылган. Гражданнарны башлыча пособиеләр алу сораулары, торак-коммуналь хезмәтләргә түләү буенча сораулар, суд карарларын яңадан карау, мирас рәсмиләштерү, штрафлар түләү мәсьәләләре, никахны таркату тәртибе, ир белән хатынның уртак милекне бүлешүе, ир белән хатын аерым яшәгән очракта балаларны тәрбияләү сораулары кызыксындырган.