

Моннан берничә дистә ел элек самокат дигәннең ни икәнен дә белми идек. Ә хәзер уңга карасаң да, сулга карасаң да – самокатта йөрүчеләр очрый. Урамда җәяүле сукмагыннан да ашыкмыйча тыныч кына атлап булмый, кинәт килеп чыгалар да, юл бирергә кирәк.
Самокатлар аркасында аварияләр саны да артып тора. Аның хәвефле булуын исәпкә алып, быел яңа закон чыгарганнар. Хәзер Русиядә самокатларда пассажирлар йөртү рәсми рәвештә тыела. «Бер самокат – бер кеше» дигән катгый кагыйдә гамәлдә, һәм аның үтәлешен Дәүләт автоинспекциясенең патруль хезмәтләре күзәтергә тиеш.
Хокук бозучылар 800 сум штраф түләячәк.