

Русия Президенты Указына ярашлы рәвештә, Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм катнашучылары 10нар мең сум акча алачак, дип хәбәр итте РФ Социаль фондының республика буенча бүлекчәсе җитәкчесе вазифаларын башкаручы Фәнил Вахитов “Сәләм” тапшыруында Башкортстан ЦУРыннан.
Түләүләр апрель пенсияләре белән бергә китереләчәк — 2023 елда мондый түләү төбәкнең 182 ветеранына, шулай ук сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән 63 кешегә бирү каралган. Акчаны алу өчен гариза язарга кирәкми. Пенсияләр һәм социаль түләүләр 3 апрельдә башланачак.