

Башкортстан премьер-министры Андрей Назаров Дәүләт Җыелышының 52нче утырышында Уфадагы цирк ни өчен һаман ремонтланмавы хакында аңлатты.
Үзенең отчетында хөкүмәт башлыгы белдерүенчә, проектларны тормышка ашыру максатында Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт драма театры, Рус драма театры һәм “Нур” татар драма театры унар миллион сум күләмендә акча алачак. Ә менә республикада бердәнбер булган циркка нинди дә булса финанслау каралмаган.
Чөнки ул республика карамагында түгел, ә федераль милеккә карый. Ягъни Мәскәү финансларга тиеш аны.
Фото: utv.ru/material