

2022 елда өйдә социаль хезмәт күрсәтү хезмәтеннән Башкортстанда яшәүче 36 меңнән артык файдаланган.
Үткән елда Башкортстан өйдә социаль хезмәт күрсәтү буенча дәүләт социаль заказы механизмын сынап карады. Аны финанслауга 662 млн сум акча юнәлтелән иде. Хезмәттән 36 меңнән артык кеше файдаланган. Бу пилот проектында катнашучы 23 төбәк арасында иң югары нәтиҗә, дип хәбәр итте премьер-министр Андрей Назаров.
Башкортстан шулай ук дәүләтнеке булмаган оешмаларга социаль ярдәм итү федераль рейтингында 2 урынны били.