+22 °С
Яңгыр


Башкортстанда яшәүче пенсионерлар электричкаларда ярты хакка йөри алачаклар.
Эш шунда – 1 апрельдән 30 апрельгә кадәр социаль ярдәм чараларына хокукы булган пенсионерларга электричкаларда билет хакына 50 % төбәк ташламасы бирелә. Бу хакта Башкортстанның шәһәр яны пассажир компаниясе хәбәр итә.
Мондый льготага ия булу хокукы картлык буенча пенсионерлар, хезмәт ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, хәрби хәрәкәтләр ветераннары һәм башка категория гражданнарга бирелә.