Җәмгыять
29 март 2023, 07:18

Радий Хәбиров түрәләрнең эшен нәрсәгә карап бәяләячәк?

Төбәк Башлыгы бу хакта бүген әйтте. 

Валерий Шахов.Валерий Шахов.
Фото:Валерий Шахов.

 Махсус хәрби операция максатларын хәл итү, анда катнашучыларның һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм күрсәтү  властьның һәр төр дәрәҗәләре өчен мөһим бурыч  булып тора.

“Бүгенге көндә  республика сугышчан максатларны лаеклы хәл итүче өч ирекле батальон булдырды. Без мобилизацияләнгән якташларыбыз белән даими элемтәдә торабыз.  Аларның меңгә якыны берничә көннән  гаиләләре янына кыска вакытлы отпускка кайтачак.  Махсус хәрби операциянең алгы сызыгындагы егетләргә, аларның гаиләләренә, аеруча  яу кырында ятып калган геройларыбызның якыннарына  ярдәм күрсәтүне дәвам итәчәкбез”, – диде Радий Хәбиров Корылтайда үткән киңәшмәдә. Анда бүген 2022 ел эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча хөкүмәт хисабын тыңлыйлар.  

Радий Хәбиров хөкүмәт, хакимият башлыклары, депутатлар эшен аларның махсус хәрби операция белән бәйле мәсьәләләрне никадәр нәтиҗәле хәл итүләренә карап бәяләячәкмен, дип ассызыклады.

Дүшәмбе көнне  хөкүмәттә үткән оператив киңәшмәдә  республика Башлыгы отпускларга кайтучы мобилизацияләнгәннәр белән очрашу үткәрергә йөкләмә биргән иде. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас