Җәмгыять
29 март 2023, 08:10

Биш көн рәттән +8 булырга тиеш

“Бәлки, җылы бирүне мартта ук туктатырга вакыттыр?” дип сораучылар күбәйде.

Биш көн рәттән +8 булырга тиешБиш көн рәттән +8 булырга тиеш
Биш көн рәттән +8 булырга тиеш

Башкортстанда быел яз иртә  килә – мартта ук сизелерлек җылытты, беренче яңгырлар явып үтте.  Торак йортларда, фатирларда да эссе була башлады. Шул уңайдан күпләр: “Бәлки, җылы бирүне мартта ук туктатырга вакыттыр?” дигән сорауны бирә.  Андыйларга  Торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгында болай дип җавап бирделәр.

   “Йортларда һәм башка объектларда җылыту нормативларга ярашлы, Башкортстан шәһәрләре мэрлары боерыгы буенча сүндереләчәк. Җылыту сезонын тәмамлау турындагы карар урамда биш тәүлек рәттән  +8°C  градус булганда  кабул ителә”, - диләр министрлыкта.

   Хакимиятләр билгеләп үткәнчә, йортларда яшәүчеләр, мэр карарына кадәр үк,  милекчеләрнең гомум җыелышын үткәреп,  фатирларда җылытуны вакытыннан алда сүндерергә  дигән карар кабул итә ала. Җыелыштан соң аның протоколын идарә итүче компаниягә тапшырырга кирәк, ул, үз чиратында, ресурслар белән тәэмин итүче оешмага гариза җибәрәчәк.

   “Әмма язгы һава торышы тотрыксыз һәм апрель-май айларында салкыннар булуы мөмкин. Әгәр хакимиятләр  яки  фатир хуҗалары җылыту сезонын тәмамларга карар итсәләр, җылытуны яңадан кабызу  мөмкин булмаячак”, - дип искәртәләр хакимиятләр.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас