

Республикада 134 млн. сум инвестицияләр белән тагын өч юл яны комплексы төзеләчәк. Алар Мәләвез, Кырмыскалы һәм Белорет районнарында барлыкка киләчәк.
- Беренче проект "Ишембай-Воскресенское-Мәләвез" җирле әһәмияттәге гомум файдаланудагы автомобиль юлында күп функцияле юл яны комплексы төзүне күздә тота, - дип сөйләде Башкортстан Республикасы Сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министры Алексей Гусев.
Ул автозаправка станциясен, кафе, кибет, шиномонтаж, автомобиль юуны үз эченә алачак. Инвестицияләр күләме 52 млн. сумнан артык тәшкил итәчәк. Яңа эш урыннары булдырыла.
Икенче проект Кырмыскалы юл яны сервисының күп функцияле комплексын төзүне күздә тота. Комплекс төбәк әһәмиятендәге гомум файдаланудагы "Уфа-Инзер-Белорет" автомобиль юлы буйлап урнашачак. Инвестор 32 млн. сум акча кертергә планлаштыра. Проектның социаль нәтиҗәлелеге 15 эш урыны булдыруда чагылачак.
- Тагын бер инвестор 50 млн. сум инвестицияләр күләме белән күп функцияле «Самрай» юл яны комплексын төзүне планлаштыра. Эш урыннары саны 15 булачак, - дип өстәде Алексей Гусев. Комплекс төбәк әһәмиятендәге гомум файдаланудагы "Уфа-Инзер-Белорет" автомобиль юлы буйлап төзеләчәк.