Җәмгыять
27 Марта 2023, 12:25

Халыкара хезмәттәшлек ныгый

Республика компанияләре 100 млн. сумнан артык күләмгә контрактлар төзегән.  

pravitelstvorb.rupravitelstvorb.ru
Фото:pravitelstvorb.ru

22-24 март көннәрендә узган Башкортстан Республикасы предприятиеләренең Монголиягә бизнес-миссиясе нәтиҗәләре буенча 100 млн. сумнан артык пластмасса һәм майлау материалларыннан халык куллану товарлары китерүгә экспорт контрактлары төзелгән. Бизнес-миссия тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министрлыгы тарафыннан Халыкара кооперация һәм экспорт милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында Башкортстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәге белән берлектә оештырыла. Бу хакта Башкортстан Республикасының тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева хәбәр иткән.

- Чит ил бизнес-миссияләре һәм күргәзмә-ярминкә чаралары компанияләргә яңа эшлекле элемтәләр булдырырга, партнерлар табарга һәм тәэмин итү географиясен киңәйтергә мөмкинлек бирүче нәтиҗәле корал булып тора. Башкортстан эшлекле делегациясенең оештырылган визиты кысаларында республикабыз компанияләре гомум суммасы 100 млн. сумнан артык булган экспорт контрактлары төзеде. Киләсе айларда без әлеге сәфәр нәтиҗәләре буенча яңа контрактлар төзүне көтәбез, - дип билгеләп үткән Маргарита Болычева.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас