

Агымдагы елда «Татар кызы - 2023» матурлык һәм талантлылык республика конкурсы үтәчәк. Тәүге тапкыр ул 1992 елда Уфаның Опера һәм балет театрында узган иде һәм 2018 елга кадәр дәвам итте. Аннары туктап калган иде. Әлеге конкурсның максаты - Башкортстанда яшәүчеләрнең күркәмлеген данлау, йолаларын, гореф-гадәтләрен, туган телебезне саклау, кызларның тышкы һәм эчке матурлыгын, талантларын күрсәтү.
Быел да ул әлеге максатына тугры кала. Конкурста 17-25 яшьлек кызлар катнашачак. Узган елларда җиңү яулаган катнашучылар бәйгедә катнаша алмый. Конкурс 3 этапта уза. Беренчесе 9 апрельгә кадәр районнарда, шәһәрләрдә оештырыла. Анда җиңүчеләр 16 апрельгә кадәр видеоклип төшереп җибәрә. Видеода урындагы фольклор коллективы белән берлектә ниндидер гореф- гадәтне күрсәтергә тиеш. Катнашучы кыз җырласа, биесә яисә башка сәләтләрен күрсәтсә, тагын да яхшырак. Әлеге видеоклипта катнашкан фольклор коллективлары да аерым бүләкләнә.
Өченче тур 24 апрельдә Уфа "Нур" татар дәүләт театрында үтәчәк. Анда икенче турдан үткән 12 кыз үзенең районыннан килгән фольклор коллектив белән чыгыш ясаячак. Финал туры дүрт этаптан торачак: кул эшләре һәм милли аш-су күргәзмәсе, конкурста катнашучы кызлар белән танышу, вокал-хореография конкурсы һәм кичке күлмәкләрдә дефиле.
"Татар кызы" конкурсында җиңүче арытаба Казан шәһәрендә үтәчәк Халыкара "Татар кызы" конкурсына сайлап алу турына барачак.
Конкурсның шартлары: кызлар татарча иркен аралашырга, татар халкының гореф-гадәтләрен, сәхнә мәдәниятен, милли аш-суларын белергә, зифа буй-сынлы булырга, кияүдә булмаска һәм Русия гражданы булырга тиеш.
Жюри шулай ук күргәзмәнең оештырылу дәрәҗәсенә, катнашучы коллективның бәйгегә иҗади килүенә һәм номерның сәнгать бизәлешенә, тышкы матурлыкка, регламентка игьтибар итәчәк һәм катнашучыларны 5 балл системасы буенча бәяләячәк.
Жиңүче - Гран-при иясе - бер генә кыз булса, калган катнашучылар төрле номинацияләр буенча бүләкләнәчәк. Мәсәлән: "Житез читек", "Сандугач", "Актерлык осталыгы", "Ак калфак", "Нәфис сүз", "Зыялылык үрнәге", "Зифа буй", "Зирәк кыз", "Уңган кыз", "Ягымлылык алиһәсе", "Зәвыклы кыз", "Нурлы йөз" номинацияләре билгеләнәчәк.
17-23 апрельдә ВКонтакте социаль челтәренең "Башкортстан Республикасының татар конгрессы" битендә "Тамашачы гүзәле" номинациясе буенча онлайн-тавыш бирү оештырылачак. Әлбәттә, монда аның белән бергә булган фольклор коллективына да игътибар биреләчәк. Шулай ук жюри карары буенча иҗтимагый оешмалардан, спонсорлардан һәм район хакимиятләреннән махсус бүләкләр дә тапшырылачак.
Әлеге бәйгене оештыручы - Башкортстан татарлары Конгрессы башкарма комитеты (рәисе Заһир Хәкимов, аның урынбасары Зәлия Ахунова). Аларга Башкортстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Уфа "Нур" татар дәүләт театры, Бөтендөнья татар Конгрессы, Халык иҗаты республика үзәге, "Деловые женщины России" Башкортстан төбәк бүлекчәсе ярдәмләшә.
Бу бәйге татар халкының гүзәл затларын берләштереп, итагатьтле, акыллы, чибәр, белемле, мәдәниятле кызларның һәрьяклап уңганлык-ла- рын, сәләтләрен күрсәтү, ачу, үстерү мөмкинлеге дә тудыра. Конкурсантларга уңышлар телибез!